Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

10 ноябрь – РФ Эчке эшләр хезмәткәрләре көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов полиция хезмәткәрләренә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Тәтеш районы бүлеге ветераннарына мөрәҗәгать итә.

(Тәтеш, 10 ноябрь, Тәтеш таңнары). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов полиция хезмәткәрләренә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Тәтеш районы бүлеге ветераннарына мөрәҗәгать итә: “Полиция дәүләт хакимиятенең җәмгыятьтә хокук тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итә. Эчке эшләр органнары ветераннарына бу көнне аерым рәхмәт сүзләре белдерәсе килә. Сез хокук тәртибе сагындагы яшь буынны үз үрнәгегездә иң яхшы традицияләрне саклауга һәм дәвам итүгә илһамландырасыз. Югары профессиональлек, хезмәткә һәм гражданнар мәнфәгатенә  тугрылык хокук тәртибе сагындагыларга үзләренең җаваплы хезмәтләрен алга таба да лаеклы башкару өчен ышанычлы нигез булачак дип ышанам. Сәламәтлек, һөнәри һәм гражданлык бурычларын үтәгәндә уңышлар телим”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев