Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

12 АПРЕЛЬ – ПАСХА БӘЙРӘМЕ

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов православие динендәгеләрне Христосның яңадан тууы - Изге Пасха белән котлый.

Әлеге Олы Көн яхшылыкның, гаделлекнең һәм изгелекнең җиңүенә нык ышаныч уята. Без шушы бөек бәйрәмне үзара дуслыкта һәм тынычлыкта, бердәмлеккә, шәфкатьлелеккә, үзара ихтирам һәм хөрмәткә омтылып каршылыйбыз.

Районыбызда кәшәнәләр торгызыла, яңалары төзелә, кешелек һәм җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгытуга һәм булдыруга аерым игътибар бирелә. Рухи яңарышны һәм мәгърифәтне савыктыру процессында якташ-меценатларыбызның елның-елында арта баруы сөендерә, диелә котлауда.

Район башлыгы язның шушы изге көннәрнең барлык тәтешлеләр өчен чын бәйрәмгә әйләнүен, Пасха китергән шатлыкның һәркем күңелендә мәхәббәт нурлары балкытуын, хезмәткә яңа көч өстәвен, сәламәтлек, хыялларының чынга ашуын, тынычлык һәм бәхет-шатлык тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев