12 июнь – Россия көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Россия көне белән тәбрик итә.
(Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”). “Россия көне – милли берләшү һәм илебезнең хәзергесе, киләчәге өчен уртак җаваплылык символы, гражданлык иминлеге, канун һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең игелекле килешү бәйрәме.
Ул ватанпәрвәрлек традицияләренең тарихи күчә баруын, иҗади хезмәтне, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерә, Ватанның тарихи һәм мәдәни мирасы белән горурланучыларны берләштерә, аның данын һәм куәтен арттыра, – диелә котлауда. – Әлеге бәйрәм көнендә һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, яраткан Россия хакына башкарылган барлык эшләрдә уңышлар телим. Бәйрәм белән!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев