17 март – Кешеләргә көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов кешеләргә көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 17 март, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов кешеләргә көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә: “Һәрбер тармакның үз үзенчәлекләре һәм бурычлары бар, шулай да сезне уртак максат берләштерә – Тәтеш районында яшәүчеләр тормышын уңайлырак итү. Хезмәтегез гаять зур нәтиҗәлелек, осталык, кешеләр хакына эшләү теләген таләп итә. Сәламәтлек, җитешлек һәм һөнәри уңышлар телим!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев