17 майда Татарстанда +35 градуска кадәр эссе булуы көтелә
Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана.
(Тәтеш, 16 май, «Тәтеш танңары»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне, 17 майда, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17, +22, түбәнлектә урнашкан районнарда +16 градус тәшкил итәчәк.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/16-05-2021/irt-g-tatarstanda-35-graduska-kad-r-esse-buluy-k-tel-5823433
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев