2018 елда алынган табышлар турында 2019 елның 30 апреленә кадәр хисаплашырга кирәк
Россиядә 1 гыйнвардан Декларация кампаниясе старт алды.
(Тәтеш, 18 март, "Тәтеш таңнары"). Исегезгә төшерәбез, 3-НДФЛ декларациясенә тәкъдим итү зарур: милекне (мәсәлән, кимендә иң аз вакыт синең мөстәкыйльлегеңдә булган фатирлар, йортлар, машиналар) сатудан табыш алганда; бүләккә күчемсез милек, транспорт, акцияләр, өлешләр, якын туган булып тормаган физик затлардан пайлар алган вакытта; салым агентлары булып тормаган физик затлар һәм оешмалардан, милек наймы килешүе һәм теләсә нинди төрдәге аренда килешүләре буенча табышларны кертеп, төзелгән килешүләр һәм гражданлык-хокукый төрдәге килешүләр нигезендә, бүләкләр алган вакытта; оештыручылар тарафыннан түләнә торган лотереялар һәм башка отышлы уеннарга нигезләнгән отып алу төрендәге табыш булган вакытта; Россия Федерациясе чикләреннән тыш булган чыганаклардан керем алган вакытта.
Шәхси эшкуарлар, шәхси тәҗрибә белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар, адвокатлык кабинетлары оештырган һәм шәхси тәҗрибә белән шөгыльләнүче башка затлар шулай ук 2018 елда алган табышларына декларация тутырырга тиешләр. Декларациядә исәпләп чыгарылган салым түләвен 16.07.2019 елдан да соңга калмыйча түләү зарур.
НДФЛ (стандарт, уку һәм дәвалану, торак сатып алганда милек өчен социаль исәп-хисап) буенча, фәкать салым кайтарып алу максаты белән 2018 ел өчен салым декларациясе тәкъдим итүче гражданнарга декларация бирүнең билгеләнгән вакыты – 2019 елның 30 апреле – кагылмый. Мондый декларацияләрне ел әйләнәсе дәвамында теләсә кайсы вакытта, нинди дә булса салым санкцияләреннән башка, тәкъдим итәргә мөмкин. Салым декларацияләрен Тәтештә салым инспекциясенә кәгазь төрендә шәхсән, кертемне хисапка алу өчен төзелгән исемлек белән почта элемтәсе бүлеге аша, күпфункцияле үзәк аркылы, Россия федераль салым хезмәтенең “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сайты аша онлайн тәртибендә тәкъдим итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев