Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2019 елда эшләүчеләрнең пенсиясе арта

Пенсия тупланмаларын яңа­дан исәпләү 33 пенсионерга кагыла, билгеле бер вакытка пенсия алучы 17 һәм тупланма пенсияне алучы 16 кешене кертеп.

(Тәтеш, 10 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе 2019 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә 1 августтан гаризаларсыз яңадан исәпләү ясый.

Бу исәп-хисап үткән елда иминият взнослары кертелгән иминият пенсияләре алучыларның барысына да кагыла. Исәпләүләр нәтиҗәсендә иң күп арту 2020 елгы бәя буенча хисапланган өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум. 

Быел районыбыздагы 1315 пенсионерның пенсияләренә яңадан исәпләү ясалган. Арту­ның уртача күләме 177,90 сум тәшкил итә. Иминият пенсияләре артудан тыш, пенсионерларга шулай ук 1 августтан пенсия туп­ланмаларыннан: тупланма пенсия, билгеле бер вакытка бирелә торган пенсия түләүләре һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр акчасының күләме артты. Әлеге яңадан исәпләүләр пенсионерның эше белән генә түгел (эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына бүлеп бирелгән суммалары хәзерге вакытта иминият пенсияләрен булдыруга юнәлтелә), идарәче компаниянең акчаны никадәр инвестицияләү нәтиҗәсе белән дә бәйле. Пенсия тупланмаларын яңа­дан исәпләү 33 пенсионерга кагыла, билгеле бер вакытка пенсия алучы 17 һәм тупланма пенсияне алучы 16 кешене кертеп. Аларның айлык акчалата түләве 2019 ел өчен инвестиция нәтиҗәсе буенча төзәтмәләр кертелә торган коэф­фициент исәбе белән арта. Туп­ланма пенсия өчен ул 9,1 про­цент тәшкил итә, пенсия туп­ланмаларын дәүләт финанслау прог­раммасында катнашучылар ала торган билгеле бер вакытка бирелә торган пенсияне алучылар өчен коэффициент 7,9 ­процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X