Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 елда пенсия үсеше инфляцияне узып китәчәк

Пенсия түләүләренең артуы эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак.

(Казан, 19 сентябрь, Адилә Зыятдинова). 2020 елда эшләмәүче пенсионерларны түләүләр арту көтә, алар инфляция үсешен узып китәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

"2020 елда индексация инфляциядән артып киткән дәрәҗәдә үткәрелер дип көтелә. 2020 елда эшләмәүче пенсионерларга гына пенсияләр индексацияләнәчәк: иминият пенсияләре — 6,6%, ә социаль пенсияләр — 7%», - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме — 14,6 мең сум, ә социаль пенсиянең уртача күләме 8,5 мең сум тәшкил иткән. 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/19/193901/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев