21 ноябрь – Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов салым службасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 21 ноябрь, Тәтеш таңнары). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов салым службасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә: “Барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландыру, Тәтеш районының социаль тотрыклылык үсеше, димәк, анда яшәүчеләрнең җитешлеге сезгә дә бәйле. Лаеклы хезмәтегез, эшчәнлегегез һәм вазифагызга тугрылыгыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев