Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчәннәренә мөрәҗәгать итә.

(Тәтеш, 22 июня, «Тәтеш таңнары»). 
– Бүген илебез тарихында фаҗигале дата. Халкыбыз хыянәтчел рәвештә эшләнгән көчне үзендә тойган, якты өметләрнең җимерелгән, тулы бер буыннарның язмышлары челпәрәмә килгән көн. 

Бу көнне, шулай ук Бөек Җиңү көне кебек, Бөек Ватан сугышында яу кырыннан әйләнеп кайт­маучыларны, үз гомерләре бәрабәренә җиңүне якынайтучыларны һәм Җиңү салютын күрә алмаучыларны хөрмәтләп искә алабыз. Җиңүчеләр, сезгә түбәнчелек белән баш иябез! Без сезгә мәңге рәхмәтле! Сугыш ветераннарына, тыл эшчәннәренә, сугыш чоры балаларына, барлык тәтешлеләргә сәламәтлек, җитешлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев