Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ветераннарга, Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә.

(Тәтеш, 23 февраль, «Тәтеш таннары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ветераннарга, Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: “Әлеге бәйрәм илебезнең барлык буынын, Ватанны саклаучылар дигән югары исемгә катнашы булган һәркемне: чәчләре чаларган фронтовиклардан алып күптән түгел генә хәрби кием кигән яшьләргә кадәр, барысын да берләштерә. Без илебезнең тарихы, аны саклаучыларның ныклыгы һәм батырлыгы белән горурланабыз. Без дәүләтебезнең оборона сәләтен ныгыту эшенә лаеклы хезмәт итүче тәтешлеләрне хөрмәтлибез. Ватанпәрвәрлек үрнәге булып торган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре белдерәсе килә. Ватанны саклаучыларның һәркайсына нык сәламәтлек, ­бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт, уңышлар һәм җитешлек телим”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев