Җәмгыять
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Кораллы көчләр ветераннарын, Бөек Ватан сугышында һәм җирле бәрелешләрдә катнашучыларны, хәрби хезмәткәрләрне һәм районда яшәүчеләрне бәйрәм белән тәбрик итә.
"Ватанны саклаучылар көне - көчле һәм кыю, армиядә һәм флотта, Россиягә намуслы һәм тугры хезмәт итүчеләр, аның алга китүе өчен үз көчләрен һәм белемнәрен, көч-кодрәтләрен һәм талантларын бирүчеләр, ил алдындагы үз бурычын теләсә кайсы минутта үтәргә әзер булучы кешеләр бәйрәме. Әлеге көн буыннар элемтәсен бәйли, Россия гаскәрләренең Ватан алдындагы хезмәтләрен хөрмәтләүне һәм халыкның тырыш хезмәт кешеләренә тирән ихтирамын гәүдәләндерә. Россия сугышчыларының батырлыгы һәм каһарманлыгы гомер-гомергә дәүләтебез бөеклегенең аерылмас өлеше булды, - диелә котлауда. - Ватанны саклаучыларның барлык буынына бездән олы рәхмәт, районда яшәүчеләрнең барчасына сәламәтлек, җитешлек, уңышлар, бәхет һәм тынычлыкта яшәргә насыйп булсын!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев