25 март - Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов мәдәният хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 25 март, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов мәдәният хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Сез кешелек тарафыннан булдырылган аның барлык тарихи дәвамлылыктагы рухи кыйммәтләрен сакларга ярдәм итәсез. Тәтеш районы мәдәният мохитенең төрлелеге, үзенчәлекле булуы, үзешчән сәнгать коллективлары, мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр, музейлар белгечләренең яхшы эшләве белән чын-чынлап горурлана ала.
Сезнең хезмәтегез яраткан районыбызның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм яшь тәтешлеләрне тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм яңа иҗади җиңүләр телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев