2593нче сайлау участогында Тәтештә беренче тапкыр тавыш бирүче ун кеше теркәлгән
Бүген VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең икенче көне.
(Тәтеш, 18 сентябрь, Тәтеш таңнары).
Район мәдәният йорты бинасында урнашкан 2593нче сайлау участогында Тәтештә беренче тапкыр тавыш бирүче ун кеше теркәлгән, аларның өчесе инде сайлап, истәлекле бүләкләр алган. Ә участок сайлау комиссиясе үз эшен дәвам итә.
- Мобиль бригадалар өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә, барлык санитар чараларны үтәп, махсус костюмнар һәм перчаткалар белән өйләренә баралар. Көн саен, график буенча, бинаны дезинфекцияләү үткәрелә, - дип сөйләде участок сайлау комиссиясе рәисе Александр Ложкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев