Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

26 июнь – Тәтеш районы мәктәпләрендә чыгарылыш балы көне

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов мәктәп чыгарылышларына мөрәҗәгать итә.

 (Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов мәктәп чыгарылышларына мөрәҗәгать итә: “Күңелле мәктәп еллары тәмамланды, сез олы тормышка аяк басасыз. Имтиханнар артта калды, алда мөстәкыйль җитди юл сайлау тора. Укыган мәктәпне, дусларны, яраткан укытучыларыгызны сез җылы хисләр белән искә алачагына ышанам. Әлеге барлык еллар эчендә остазларыгыз сезнең белән янәшәдә булдылар, киңәшләре белән ярдәм иттеләр, сезнең казанышларга сөенделәр, тәртипле кешеләр булырга өйрәттеләр. Мәктәп биргән белем сезгә уйлаган планнарыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Хәерле юл!” 

"Авангард" фотоархивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев