Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

45 яшьтән өлкән россиялеләр булачак пенсия күләме турында белдерү кәгазе ала башлый

Россия Пенсия фонды өч елга бер тапкыр дәүләт хезмәтләре порталы аша мәгълүмат җибәрәчәк.

(Тәтеш, 4 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 2021 елдан 45 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр булачак пенсияләренең күләме турында белдерү кәгазе ала башлаячак. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Пенсия фондының белдерү кәгазе өч елга бер тапкыр gosuslugi.ru порталы аша автомат рәвештә киләчәк», - дип искәрттеләр Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ни өчен нәкъ менә 45 яшь дигәндә, бу вакытта күпчелек гражданнарның билгеле бер күләмдә капитал туплавына бәйле рәвештә шушы яшь сайланган.

Россия Пенсия фонды картлык буенча пенсиянең күләме якынча күпме булачагы, фондка күчерелгән акча турында хәбәр итәчәк, пенсия тупланмаларының күләме турында мәгълүматлар тәкъдим итәчәк һәм түләүләрне исәпләү өчен параметрларны күрсәтәчәк. Гражданнар шулай ук кайчан һәм нинди шартларда пенсия ала башлаячаклары хакында беләчәк. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев