Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

6 яшьлек улын рульгә утырткан Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган

Якын арада тикшерүче Алтынбаевадан шикләнелүче сыйфатында сорау алырга ниятли.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 6 яшьлек улын рульгә утырткан Чаллы хатын-кызына карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Аның мәгълүматларына караганда, күп балалы Агина Алтынбаевага карата балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү һәм куркыныч янау турында җинаять эше кузгатылган.

Якын арада Тикшерү комитеты Алтынбаевадан шикләнелүче сыйфатында сорау алырга ниятли. Тикшерү барышы Россия Тикшерү комитетының үзәк аппаратында контрольдә тотыла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек узган ял көннәрендә Чаллы кызының ролик урнаштыруы хакында хәбәр иткән иде. Анда алты яшьлек улы сәгатенә 130 километр тизлектә чит ил машинасы белән идарә итә.

Алтынбаева белән тикшерүчеләр, ЮХИДИ инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар кызыксынды. Бүген Алтынбаевага 35 мең сумлык штраф салулары билгеле булды.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/19/197218/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев