Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.

(Тәтеш, 8 июнь, “Тәтеш таңнары”). “Тәтеш районындагы социаль хезмәт күрсәтүдә зур җаваплылык хисе тоючы, эчкерсез, эшләренә туг­ры, башкалар хакына үзләренең көч-куәтләрен һәм күңел көчләрен сарыф итү белән аерылып торган кешеләр хезмәт куя.

Сезнең һөнәри бәйрәмегез – бу сез башкарган әлеге әһәмиятле һәм игелекле гамәл өчен рәхмәт сүзләрен белдерергә өстәмә сәбәп. Сез һәр көнне бернинди кыенлыкларга  карамастан, ялгыз яшәгән кешеләр янына ашыгасыз, ветераннар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр, я­тим балалар һәм ата-ана тәрбия­сеннән мәхрүм калган балалар турында кайгыртасыз, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итәсез, – диелә котлауда. – Сезгә нык сәламәтлек һәм җитешлек телим!”  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев