Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Абруй эш белән яулана

Ел саен районда төзекләндерелгән юллар арта бара.

Тәтеш юлчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен төзелеш эшләре күлә­м­нәрен үтәп каршылыйлар. "Татавтодор" Апас филиалының Тәтеш юл-ремонт учас­тогы начальнигы Мөбин Әхмәтов әйткәнчә, узган елгы сезон белән чагыштырганда планнар киеренке булган. Әгәр элек белгечләребез башка районнар объектларына чыксалар, быел исә Тәтеш юлларында эшләгәннәр, күрше районнардан да бригадалар килгәннәр, ә бу эш күләмнәренең артуын күрсәтә.
Без моңа сөенәбез генә, чөнки яхшы юллар һәм тротуарлар авыл халкына да, шәһәрлеләргә дә кирәк. Бүгенге көнгә торак пунктларның 30 проценттан артыгының каты өслекле юлы юк. Нигездә болар кечкенә авыллар, аларда яшәүчеләр үз чиратларын сабыр гына көтәләр.

Быел районда юл төзелешенә 236 миллион сум акча тотылган.

Язгы айларда федераль программа буенча Кушкуй юлы төзелеп бетте. 2015 елда Башчы авылына шундый асфальт юл салу планлаштырыла. Юлчылар әйткәнчә, әлеге программа нигезендә Татарстанда 15кә якын юл төзеләчәк.
Әмма бер километр 361 метр озынлыгындагы Тәтеш причалы һәм пристане юлын йөз таныкламасы дип әйтергә мөмкин. Аны төзүгә бик күп көч һәм средство (70 миллион сумга якын) тотылган. Образлы итеп әйткәндә, аның һәр метрын үлчәп кенә калмадылар, ә куллары белән диярлек капшап чыктылар. Чөнки биредә асфальт кына салырга түгел, ә чокырлы тау битләрен һәм су агу урыннарын ныгыту буенча күләмле эшләр башкарырга да кирәк булды.
Кама Тамагы юлы ремонтланды. Юлчылар Удельное Нечасово, Ивановка, Чуаш Чагылдымы, Кадыш авылларында яшәүчеләрне дә вак таш җәелгән юллар белән сөендерделәр. Олы Шәмәк һәм Жуково мәктәпләренә кадәр керү юллары салынды. Шәһәрнең юл-урам челтәрләре тиешле тәртипкә китерелде. Асфальт җәелгән һәм брусчатка түшәлгән тротуарлар барлыкка килде. Автомобиль трассасы хуҗаларының якындагы планнарында - Апас ягына таба өстәмә юл билгеләре урнаштыру. Агымдагы елда башкарылган эшләрнең тулы булмаган исемлеге әнә шундый.
- Кышкы шартларда эшләүгә әзерлек ни дәрәҗәдә? - дип сорадык без Мөбин Корбан улыннан.
- Безнең карамактагы юллар үтеп йөрерлек хәлдә булырлар, дип район халкына ышандырып әйтә алабыз. 15 техника берәмлеге, шул исәптән грейдер, Кам­АЗ, юлның яртысын чистартырга сәләтле "Вольво" эшкә әзер. Кышкы шартларда эшләү өчен җиһазландырылган өч КамАЗ алдык. Ком-тоз катнашмасы запасы да әзерлибез.
Журналистларга Тәтеш юлчылары эшен күп тапкырлар күзәтергә туры килде. Безнең маршрутлар язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да кисештеләр. Юлчыларның күп тапкырлар репортажларыбыз геройлары да булганнары бар. Алар белән сөйләшүе күңелгә рәхәтлек бирә, чөнки, эшләренең сыйфатын яхшырта барып, күңел биреп хезмәт куялар.
Район газетасы почтасында да аларның намуслы эшләренә карата авыл халкының рәхмәтләре очрый.
Шуңа да без әлеге эш осталарының бердәм кол­лективын бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә безне яңа юллары, район хакына тырыш хезмәтләре белән сөендерүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев