Ачы язмышлар хатирәсе
Ил тарихы гаиләләрдәге кечкенә тарихтан тора.
(Тәтеш, 30 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Келәштән Мансуровлар гаиләсенең язмышы – ватандашларыбызның репрессия вакытларына кагылышлы язмышы турында авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова сөйләде.
“Безнең авылда борынгы йортлар бар, беренче катлары кирпечтән ясалган, ә икенчесе – юан бүрәнәдән. Без кечкенә чакта бу йортларның кайберендә мәктәп, аннары кибет, беришендә – идарә йорты, балалар бакчасы урнашкан иде. Балалар бакчасына йөргәндә, икенче катка киң баскычлар буйлап күтәрелгәнне хәтерлим, һәм авыл өчен мондый гадәти булмаган йорт кайдан килгән икән дигән сорау, уйга да кереп карамаган. Болар элекке байларның йортлары икәнлеген ишеткән булды, әмма тулырак итеп кызыксынмадык. Танылган җитәкче Садыйков Ибраһим Вәли улы башлап йөрүендә вакытлар узу белән авылда ике катлы кирпеч йортлар төзелде һәм анда кибет, мәктәп, мәдәният йорты урнаштырылды. Борынгы йортлар ташландык хәлдә калды...
Бервакыт авылда хәбәр таралды: Сабан туена Камалетдин байның оныклары кайткан. Алар арасында: Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, табиб, юрист, язучы бар. Шулай итеп без балачакта йөгереп йөргән баскычлы йортның Камалетдин бай төзеткәнлеген белдек. Йортларны хуҗалар үз көчләре белән, кирпечне үзләре сугып һәм кыздырып ясап, салганнар. Беренче катта ашханә бүлмәсе урнашкан булган, шунда ук чәй, шикәр һәм башка төрле азык-төлекләр сатылган, ә өстәге катта кунак, йокы, ял итү бүлмәләре урын алган. Өч бертуган: Сабирҗан, Габсаттар, Камалетдин байлар йорт торгызып, чират Җиһаншага җиткәндә тормышлары үзгәреп китә. Ачы язмыш җилләре бу гаиләләрне нигезләре, нәселләре белән пыран-заран китереп, 1931 елда Чиләбегә сөрә.
Келәш авылында Камалетдин бай йорты сакланган.
“Авылдан киткән көнне соңгы сулышыма кадәр онытасым юк. Алты җигүле атта Касыйм, Хәйрулла абыйлар белән чыгып киттек, калганнарын хәтерләмим. Аерылышканда әнием белән Бибихан әбиемнең кочаклашып елаганнары әле дә күз алдымда. Алар бүтән күрешмәделәр, – дип искә ала Хәнифә әби. Ул гомер буе тугын ягын сагынган, “Нәрсә өчен?” дигән сорауга җавап эзләгән, аңа бит нибары 8 яшь кенә булган. – Безне мылтыклы бер ир кеше озата барды. Сеңелем юл буе ашыйсым, эчәсем килә дип елап барды. Безне Монастырский дигән авылга китерделәр, анда ике көн кундык. Өченче көнне сак астында пристаньга китерделәр. Пароход эчендә басып торырга урын юк, Сембергә кадәр ничек кирәк шулай барып җиттек. Анда товар вагонына төяп, Урал ягына алып киттеләр. Вагонда кысан, су юк, һава җитми. Бара торгач халыкның ашар ризыклары бетте, ач балалар елашалар. Поезд бер станциягә туктады. Халыкны Ново-Туково поселогына китереп, баракларга урнаштырдылар: җир идән, дүрт рәт сәке тезелеп киткән. Безгә, сигез җанга, 4 метр урын бирделәр. Баракның ике башында мич. Ягар утының булса, чиратың җитсә, чәй кайната аласың. Кешеләр ачлыктан интекте...”
Хәнифә әбинең хатирәләре тетрәндерә, – дип дәвам итә Гөлчәчәк Садертдин кызы. – Кешеләр тиф, дизентерия, бизгәк авыруларыннан интеккән. Хәлсезләнеп авырып ятканнарны да, ач халыкны 9-10 чакрым җәяү йөрткәннәр. 12шәр сәгать кәйлә белән эшләгәннән соң да совхоз кырына нормада каралган 200 квадрат метр чирәм җирне казырга куганнар. Нормаң тулмый икән – баракка кайтмыйсың. Күпләр авыр хезмәткә, ачлыкка түзә алмыйча юлда үлеп калганнар.
Ач үлемнән аларны әтиләре Солтангәрәй Мансуров коткарып кала. Ул казахлар белән таныша һәм алар бодай көрпәсе бирә. Газизә әби көрпәдән аш пешереп, балаларга ашаткан. Вакытлар узу белән землянка казып, гаилә барак тормышыннан котылган. Шулай да сынаулар моның белән генә тәмамланмаган, балаларын (15, 6,5 һәм 3,5 яшьлекләр) ятим калдырып, әниләре бакыйлыкка күчкән. Еллар уза. Хәнифә үзе шикелле туган җиреннән сөрелгән Әсхәт Сафиуллинга кияүгә чыга, балалар үстерәләр. “Менә шундый мин, Татарстанның Тәтеш районы Келәш авылының Камалетдин байның Солтангәрәй исемле улының олы кызы Хәнифә, – ди якташыбыз. – Тамырларыбыз тирән һәм нык булып чыкты. Без бабай кебек эшчән, тырыш, үҗәт, намуслы, игелекле булганга, Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламады. Үзебез генә түгел, балаларыбыз да, шөкер, сынатмадылар. Язмыш ничек кенә сындырырга теләсә дә, тырышлыгыбыз, эш сөючәнлегебез белән бирешмәдек, исән калдык. Заманында “кулак” дип йөртелсәк тә, Магнитогорск шәһәрендәге “куркульләр поселогы” дип йөртелгән җирдә яшәдек. Чөнки анда йортлар зур, ишек алды иркен, анда мал-туар асрадык, ә хуҗалары тырыш булды. Без бер эштән дә җирәнмәдек, авылча яшәдек”.
...Әлеге кешеләрнең күңелләре усаллык белән тулмаган, алар үз тормышларының тарихын хәтерләрендә саклап, нәсел дәвамчыларына да тапшырганнар.
Репрессияләнгән гаиләдән Сафиуллиннар кече ватанга булган мәхәббәтне хәтерләрендә саклап, нәсел дәвамчыларына да тапшырганнар./ФОТОЛАР САФИУЛЛИННАР АРХИВЫННАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев