Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачыктан-ачык әңгәмә

Тәтештә Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләп килүче эшкуарлык буенча Советның күчмә утырышы булды.

(Тәтеш, 21 ноябрь, Тәтеш таңнары). Эшкуарлык буенча Совет – ул үзара ярдәмләшү өчен мәйданчык. Аның эш максаты – эшкуарлык өлкәсен үстерү һәм Татарстанның эшлекле мохитен яхшырту. Совет хезмәт куя торган катнашучыларга оештыру һәм эксперт булышлыгы күрсәтә, хакимият органнары белән аралашуда ярдәм итә. Совет кысаларында эшкуарларның һәм бизнес тармакларының көнүзәк мәсьәләләрен чишү өчен проект төркемнәре булдырыла.  

Очрашуда бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР буенча Россия салым хезмәте Федераль Идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Шацило, ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов, “Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фонды” коммерцияле булмаган микрокредит генераль директоры Айдар Салихов эшкуарлык буенча Совет утырышы спикерлары сыйфатында чыгыш ясадылар.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм уңышлы, нәтиҗәле эшләүләрен теләде. 

Тимур Нагуманов 2015 елның декабрендә оештырылган ТР Президенты каршында эшләп килүче эшкуарлык буенча Советның ничек хезмәт куюы турында сөйләде һәм бүгенге көндә экспертлар, эшкуарлар нәрсәләр өстендә эшләве хакындагы исемлекне ачты. 

Татарстан Президенты каршында эшләп килүче эшкуарларның хокукын яклау буенча уполномоченный республикада эшкуарларның хезмәт рухы күрсәткечен тикшерү буенча уздырылган сораштыруда тәтешлеләрнең 53,8 балл җыеп, алдынгы урынны биләп торуларын билгеләп үтте, шулай ук эшлекле активлыкта үсеш динамикасына игътибарны юнәлтте. “Район эшкуарларының өчтән бер хезмәткәрләренең санын арттырырга ниятләвендә алгарышлы караш күренә, табыш 48 процентка артыр дип көтелә”, – дип басым ясады Тимур Дмит­риевич.

Лариса Шацило Тәтеш эшкуарларының салым тәртибен уңай мизгелләр буларак билгеләп үтте.

Район эшкуарлары тарафыннан электр энергиясе өчен исәп-хисап ясау, салымнар түләү, онлайн кассалардан файдалану, федераль сәүдә челтәрләренә чыгу һәм башкалар буенча сораулар бирелде.

Ачыктан-ачык әңгәмә рәвешендә булган һәм дустанә ышанычлы мөнәсәбәттә үткән утырыш барышында спикерлар эшкуарлар белән берлектә хакимият органнары катнашуын таләп иткән мәсьәләләр исемлеген дә төзеделәр.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X