Агач җылысын саклап
Богдашкинодагы вагонкалар җитештерү цехы ике сменада эшли.
Авылның кар бүрекләре астында йокымсырап утырган кечкенә генә өйләрнең тынычлыгына станоклар гөрелтесе бер дә комачауламый. Төшке аш вакыты булуга карамастан, биредә эш кайный. Һәркем - үз урынында, чөнки аның эш вакытының лаеклы хезмәт хакы белән акланачагын белә.
- Бүген биредә 13 эш урыны бар, - дип, цехлар буйлап алып китте бригадир Сергей Исаев. - Богдашкинодан алты кеше эшли, икесе - Киртәледән, берсе - Килдештән, янә берсе - Пролей-Кашадан. Тәүлегенә 16 кубометр вагонка җитештерәбез.
- Чимал белән кем тәэмин итә?
- Үз делянкабыз бар, үзебез әзерлибез.
- Сату базары нинди?
- Безнең вагонканы алырга Саранскидан, Чабаксардан, Чистайдан киләләр. Краснодар, Латвия белән дә килешүләр бар. Үзебезнекеләр дә алалар. Чөнки безнеке арзан да, сыйфатлы да. Бер нәрсә борчый - юкә аз. Иптәшләренең хезмәтләре өчен горурлык хисе белән Сергей безне әзер продукцияләр складына алып керде. Төргәкләнгән төрле зурлыктагы вагонкалар үзенең сатып алучыларын көтә. Без сөйләшкән арада, эшчеләр эшкәртелгән такталарның тагын бер партиясен киптерү камерасына озаттылар. Барсы да технология буенча.
Безне барыннан да бигрәк биредә берничә авыл кешесенең эшле, аларның хезмәт хакыннан канәгать һәм финанс хәлләренең тотрыклы булуы шатландырды. Цех хуҗасының (без аны күреп сөйләшә алмадык) планнарында производствоны киңәйтү уе да бар диләр, димәк, эшче куллар тагын кирәк булачак.
Цех Богдашкино җирендә ышанычлы урнашкан, дип әйтергә мөмкин. Хуҗаның табышы күз алдында, ә авыл җирлеге өчен ничегрәк? Цех хуҗасы Радик Галиевның Яңа елга авыл балаларына 53 бүләк әзерләве һәм шуның белән ата-аналарның хөрмәтен яулавы да сөенечле. Территорияне алга җибәрүгә ярдәм итү мөмкинлекләре шактый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев