Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграрийлар 30 миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин

Татарстандагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан “Агропрогресс” дигән яңа грантка дәгъва итә ала.

(Тәтеш, 24 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, “РФда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”гы Федераль закон нигезендә микро- яки кече эшкуарлык критерийларына җавап бирүчеләр, авыл территориясендә теркәлү көненнән алып 24 айдан күбрәк эшләүчеләр өчен, 30 миллион сумга кадәрге грант суммасында “Агропрогресс” гранты кертелә. Грантны киләсе елга алып булачак. ­Агропрогресс – ул, аерым программалар гамәлдә булган КФХ, шәхси эшкуарлык, авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативларыннан тыш, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр гранты (мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләр өчен). 

Грант җитештерү, саклау буенча базаларны үстерү, авыл хуҗалыгы продукцияләрен яңадан эшкәртү һәм табышны кертеп, анда эшкәртелгән продуктларны сату, производство өчен яңа объектлар төзү, производство өчен объектларны комплектлаучы авыл хуҗалыгы продукцияләрен саклау, авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары, махсус транспорт белән авыл хуҗалыгы продукцияләрен саклау һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы терлекләрен (дуңгызлардан тыш), кошлар һәм балык үрчетү материаллары сатып алуга сарыф ителә. 

Грант алу шартлары турында Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X