Аграрийлар мул уңышка өметләнә
Журналистлар “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар
(Тәтеш, 21 май, “Тәтеш таңнары”). Хуҗалыкның баш агрономы Анатолий Калашников әлеге вазифада ун елга якын эшли.
Ул хуҗалыкта җитәкчелекнең ел саен яңа техника һәм тагылма җайланма-
лар сатып алуны кайгыртуын, шулай ук механизатор-ларның үзләренең дә агротехниканы яхшыртырга омтылуын билгеләп үтә.
– Чәчү комплексында элек культиваторлау төре бар иде, ә хәзер башкачарак эшкәртүгә күчтек, – ди ул сабан төрәненә күрсәтеп. – Чәчү аеруча да нәтиҗәле булырга тиеш, игеннәр тигез тишелеп чыгар дип өмет-ләнәбез. Быел берникадәр вакыт туктап торганнан соң, янә көнбагыш чәчәр-гә ниятлибез, аны элек тә чәчә идек, чөнки әлеге культураның бәясе табышлы булачак дип вәгъдә итәләр. Игенчеләрнең барысы да үз эшләрен сыйфатлы һәм оптималь агротехник вакытта башкарып чыгарга омтылалар. Яхшы уңыш алырга өметләнәбез. Бу кешеләргә генә бәйле түгел, әлбәттә, шулай да көчебездән килгән кадәр, барлык җаваплылык белән эшлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев