Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Агр­е­пина Курмышкина авылдашлары белән очрашуга бик тә сөенде

    Олы Бисәр мәдәният йорты директоры Галина Кур­мышкина һәм со­циаль хезмәткәр Татьяна Шумилкина белән без аны Өлкәннәр көне белән кот­ла­рга килдек.

    Чәй өстәле ар­тында ул яшьлек елларын искә төшерде, тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, озын гомерле булуының серләре белән уртаклашты, чөнки аңа 98 яшь. Безгә, мәдәният хезмәткәрләренә, колхозлашу, сугыш елларында һәм үзгәртеп кору чорларында авыл халкының ничек яшәве турында ишетүе кызык та, гыйбрәтле дә булды.

    Ни гаҗәп, әбекәй күзлексез укый (өстәлендә "Сувар" газетасы ята), мичкә дә үзе яга. Өендә чисталык, тәртип хөкем сөрә, бу эштә аңа социаль хезмәткәр һәм балалары да, алар әниләре янында еш булалар, ярдәм итәләр.

    Агрепина Тарасовна - кунакчыл хуҗабикә, авыл­дашлары белән дә ихлас аралаша. Кояшлы аяз көн­нәрдә йөреп керергә яки өе каршындагы эскәмиядә утырырга ярата. Без аңа сәламәтлек, бәрәкәтле гомер һәм якыннарын сөендереп яшәвен телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: