Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ачыктан-ачык. һәркемгә файдага

    Урюм халкы район башлыгы һәм район службалары җитәкчеләре белән очрашты.

    Җирлек башлыгы Владимир Карпов отчеты башланганчы, урюмлылар район башлыгы Валерий Чершинцев белән шәхсән аралашу мөмкинлегенә ия булдылар.

    Валерий Сергеевич фермер Сергей Казаковның, 300 гектарны 2150гә кадәр арттырып, игенчелек белән шөгыльләнергә теләвенә канәгатьлек белдерде. - Терлекчелекне дә ал, - дип киңәш итте ул, - сөт белән шөгыльләнү отышлы, өстәвенә авылдашларың өчен эш урыны да булыр. Авыл мәдәният йортына сыйфатлы ремонт ясалуын билгеләп үтте, музейны да ошатты, тик менә барсында да ­салкын, диде.

    - Пәрдәләр ни өчен җилфердиләр? Җилдән. Тәрәзәләрне җылытырга кирәк, - дип искәртте хуҗаларча район башлыгы. Дөрес сүзгә җавап юк. Җитмәсә Владимир Карпов җирле хакимият эшендә авыл халкының тормыш дәрәҗәсенә беренчел эш итеп карый. Һәм моның өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, авылны төзекләндерү, урамнарны яктыр­ту, юлларны ремонтлау мәсьәләләрендә ел дәвамында шактый эшләнгән. Суүткәргеч төзелешен тәмамлаганнар. Авыл халкына өч кибет хезмәт күрсәтә, медицинага да дәгъвалар юк, почта да әйбәт эшли (шул сүзләрне әйткәндә залда, хат ташучы Валентина Кильгановага рәхмәт йөзеннән, алкыш­лар яңгырады). Шуны әйтеп үтәм, безнең район газетасын 184 гаиләнең 143е алдыра.
    Әмма күтәрелгән проблемаларга күчәм. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәелдерү буенча килешүнең барлык пунктларын да үти алмаганнар. Авыл халкы мөгезле эре терлекләр санын планда каралганча арттыра алмаган (91 урынына - 80 һәм күздә тотылган 42 урынына 35 сыер).

    Депутатлар эшен канәгатьләнерлек дип таптылар.

    Авылда 47 яктырткыч урнаштырылган. Бу җитәрлек кебек. Ләкин җирле ветераннар оешмасы рәисе Афанасий Ерусланов әйткәнчә, "чыгасың һәм тирә-як яп-якты". Шулай да Свердлов урамында яшәүчеләрдән өстәмә яктырткыч кую турында үтенеч керде. Мәсьәлә хәл ителерлек. Суэтем башнясы белән яңа суүткәргеч була торып, җәйге эссе көннәрдә су юклыгын аңлавы да читен түгел.


    "Насос тәүлек әйләнәсе су куа, - дип җавап бирде Владимир Карпов, - кемдәдер су түтәлләре буйлап ага, ә кемдер бер чиләк җыя алмый". Район башлыгы болай дип киңәш итте: счетчиклар куегыз, шуның буенча түләсеннәр, айга 50 сум гына түгел, кулланган кадәр.

    Урюмлылар мәктәп ябылу турындагы сүзләрнең дөреслегенә дә җавап алдылар. Райбашкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Людмила Абрамова җавабын сораудан башлады: "Сез балаларыгызны яратасызмы?" Һәм шуннан соң экранда Урюм мәктәбенең авария хәлендәге түшәмнәре, стеналары, тишек түбәсе, спорт залы рәсемнәре һәм Пролей-Кашадагы яңа, якты мәктәп пәйда булды. Асфальт юлдан мәктәп автобусында 3 километр гына барырга кирәк. Өстәвенә, мәктәп директоры Людмила Большакова әйтүенчә, балалар белән бергә йөрергә әзер булган укытучыларны да кыс­картырга туры килмәячәк. 1958 елгы проект буенча 1974 елда салынган мәктәп һәрьяк­лап искергән. Анда булу үзе бер куркыныч. Карар, әлбәттә, ата-аналар ризалыгыннан башка кабул ителмәячәк. Әмма ул, ышанабыз, нигезле бу­лачак.

    Район башлыгы билгеләп үткәнчә, безнең бурыч балаларның яхшы шартларда укуларына, автобус көтеп урамда туңып тормауларына, тук булуларына, түгәрәкләрдә шөгыльләнүләренә ирешү.

    Кәрәзле элемтәнең начар булуы турындагы сорау­га җавап биреп, район электр элемтәсе узелы начальнигы Николай Лабутин быел Урюмда "Таттелеком" средствосына вышка куелачагын һәм шуның белән элемтә яхшырачагын әйтте.

    Очрашуда яңгыраган барлык проблемалы мәсьәләләр контрольдә булачак. Валерий Чершинцев еллык төп бурычлар турында сөйләде, шуларга гаилә фермаларын җәелдерү, районда юллар төзелеше, "Чайка" лагерен ремонтлау, республика күләмендә мордва мәдәнияте бәйрәмен үткәрү, шәһәрдә балалар бакчасы, бассейн төзелеше дә керә.

    Халыкның хакимият белән мондый конструктив әңгәмәсе һәм җирлек депутатларының эшен канәгатьләнерлек дип бәяләү билгеләнгән проб­лемаларны хәл итү өчен этәргеч булыр дип ышанасы килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: