Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ак канат иңнәрдә...

Алабирде урта мәктәбендә соңгы кыңгырау тантанасы үтте.

Ул 9-11нче сыйныфлар өчен аеруча да истә калырлык булды. Чөнки алар бу көнне балачакларын, беренче тапкыр белем иленә аяк баскан вакытларны, күңелле яшүсмер чорын тагын бер кат күз алдыннан кичерделәр. Яраткан остазларыннан, бергә укыган сабакташларыннан аерылу минутлары якынлашуын тойган кичәге укучыларның күңелләре эреде, шатлык мизгелләре ямансулык белән алышынды.
Мәктәп директоры Ваһап Гарифуллин җыелучыларны сәламләп, бәйрәмне ачып җибәрде. Ул барлык укучыларны уку елы тәмамлану белән котлады, чыгарылышларга алда торган имтиханнарда уңышлар, киләчәккә булган хыялларының чынга ашуын теләде. Әлеге теләкләргә районнан килгән вәкил Ринат Хәкимов, Байраш җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев, укытучылар коллективы, чыгарылышларның әти-әниләре һәм чарага килгән кунаклар да кушылды.
Матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган бәйрәм мизгелләре соңгы кыңгырау чыңы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев