Ак халатлы кешеләр
“Авангард” гәҗите редакциясенә Иоковода яшәүче Алексей Антоновтан хат килде.
(Тәтеш, 19 март, "Тәтеш таңнары"). “Миңа ике ел дәвамында дүрт тапкыр Олы Тархан хастаханәсендә дәваланырга туры килде. Хәлем яхшырды, әмма берникадәр вакыттан соң сәламәтлегем кабат сынатты. Иоково ФАПы шәфкать туташы әйтүе буенча, мине Тәтеш үзәк район хастаханәсенә җибәрделәр, стационарның терапевт бүлегендә дәвалану билгеләделәр. Биредә булганда мин авыруларны яхшы дәвалауларына да, палаталарда җылы һәм уңайлы булуына да, һәр авыру өчен суыткыч һәм тумбочкалар куелуына да, санитаркаларның идәннәрне даими юып торуларына да игътибар иттем”, – дип яза Алексей Антонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев