Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Акча санаганны ярата

    "Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлегенең икътисад, бюджет, салым, эшмәкәрлек һәм ТКХ буенча даими комиссиясендә шәһәр бюджеты үтәлеше тикшерелде.

    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Дмитрий Пирогов депутатлар алдында бюджет керемнәре һәм чыгымнарының һәр бүлеге буенча чыгыш ясады.
    Марат Фазлыев рәислегендәге комиссиянең докладчыга сораулары шактый булды, алар шәһәрнең бөтен яшәеш сферасына карады.

    Беренчедән, депутатлар табыш өлешенең үтәлеш проценты хәзергә түбән (84) дип саныйлар. Бүген инде өстәмә керемнәр турында уйларга кирәк иде, чөнки шәһәрнең средстволар кертү сфералары шактый. Физик затлар табышыннан салым җыю буенча да күп нәрсә эшләп җиткерелмәгән. Марат Фазлыев комисс­ия исеменнән чыгымга кагылышлы кайбер сорау­ларны яңгыратты. Хәл ителмәгән проблемалар калганда, әйтеп үтелгән "Экономия" уңай нәтиҗә була алмый.

    - Яңа зират турында өченче ел сөйлибез, - дип билгеләп үтте Марат Галимҗан улы, - гамәли эшкә күчәргә - җирне тиешенчә рәсмиләштерер­гә, кишәрлекне әйләндереп алырга, юлларны, яктыртуны планлаштырырга кирәк. Бу бер көнлек кенә эш түгел, шулай да конкрет гамәлләрне дә күрмибез.

    Икенчесен, кечкенә генә булып күренгән эшне хәл итүнең аеруча мөһим проблемаларны чишүе мөмкин. Әгәр шәһәрдә рекламалар урнаштыру урыны билгеләнсә, игъланнар бирүчеләр аны кая җитте шунда элеп йөрмәсләр иде. Бүгенгә безнең зур калабызда бары ике белдерүләр тактасы бар, ә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен һәм законнарын бозу йөзләгән.


    Шәһәргә җәмәгать туалеты да кирәк, һич югы аның үзәгендә. Әлеге мәсьәлә берничә тапкыр тикшерелде һәм, Марат Фазлыев әйтеп үткәнчә, үзенең чишелешен тапмады. Комиссия утырышында шәһәр башкарма комитетына бюджетның табыш һәм чыгым өлешләрен үтәү эшен активлаштыруны йөкләгән карар кабул ителде.

    Комиссия утырышында катнашкан район башлыгы Рәмис Сафиуллов депутатларның катгыйлыгын хуплады.

    Салым ставкалары турындагы мәсьәләне тикшергәндә халык ышанычлылары принципиаль позициядә тордылар. Аларны күтәрү турындагы карарны кабул итү мәсьәлә райбашкарма комитетының икътисад бүлегендә җентекләп өйрәнелгәнгә кадәр кичектерелде, чөнки салымнарны күтәрү һәр гаиләнең җитешлегендә чагылыш табачак. Эшкуарларның берсенә җир өчен аренда түләүләрен киметү турындагы тәкъдим дә кире кагылды, чөнки ул законга каршы килә һәм шәһәр бюджетына тискәре тәэсир итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: