Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акчаларыннан мәхрүм калганнар

Район авылында яшәүче берәү алдакчылар кармагына эләгә.

Шушы көннәрдә полициягә 59 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Россия Эчке эшләр минис­трлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, зыян күрүченең кәрәзле телефонына банк картасыннан 9 мең сум акча алынганлыгы турындагы, шулай ук  “кайнар линия” 8-800-511-50-47 номеры күрсәтелгән хәбәр килә. Борчылган авыл кешесе, әлеге хәлгә ышанып, язылган номерга шалтырата. Аңа ир-ат җавап бирә һәм үзен банк хезмәткәре буларак таныштыра. Әңгәмә барышында ул барлык кирәкле мәгълүматларны: банк картасы хакында, шул исәптән картаның икенче ягындагы өч урынлы яшерен кодны белә. Алдакчы, әлеге ханым белән телефон аша сөйләшүне туктатмыйча, онлайн- (банк исеме) системасына керә һәм зыян күрүче тарафыннан җиткерелгән мәгълүматларны файдаланып, корбанының счетыннан финанс операцияләре ясый. Хатын-кыз кырыкалдарга СМС-хәбәр аша килгән парольне әйтә. Шулай итеп, ул 60 мең сумнан күбрәк акчасыннан мәхрүм кала.

Шушы ук явыз ниятле бәндәләрнең кармагына тагын ике татарстанлы килеп каба. Казан кешесенең картасыннан 700 мең сумнан күбрәк акча алына, Зәй районында – 190 мең. Алдакчылар бер үк схема буенча эш иткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев