Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Акчарлак”тагы җәйне онытмыйм

Шәһәр читендәге “Акчарлак” лагерендә тантаналы рәвештә беренче смена ябылды, анда районыбыздагы 75 бала ял итте.

(Тәтеш, 14 июль, «Тәтеш таңнары», Инга СӘФӘРОВА , автор фотосы). Ольга Моисеева төзегән һәм балаларга өстәмә белем бирү педагог­лары-вожатыйлар белән бергә тормышка ашырылган “Пазллар сере” дигән ял программасы, балалар һәм аларның ата-аналары әйтүенчә, бик кызыклы булды. Лагерьдәге беренче сменаның максаты – балаларны сәламәтләндерү һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерү. Лагерьдәге һәрбер көн – ул бер тематик пазл, аның серен балалар бик рәхәтләнеп ачтылар. Ял итүчеләр белдергәнчә, әлеге көннәр аеруча да мавыктыргыч узган: музыкаль пазлда – иҗат иттеләр һәм җырлар башкардылар; сәяхәтләр пазлы – бу көнне буада байдаркаларда йөрделәр,  бию – һәрбер отряд бию уйлап чыгарды; халык пазлы – республикабыздагы халыкларның иҗатын тәкъдим иттеләр, бизнес-пазл – бизнес нигезләрен өйрәнделәр, бизнес-план төзеделәр. Һәрбер  көн шушы прог­рамма буенча өч төп чарадан торды. Ял итүчеләрнең әти-әниләре күп кенә ярышларның һәм бәйгеләрнең катнашучылары булдылар, гаилә белән уздырылган күңелле стартлар аеруча да кызыктыргыч үтте. 

Ял иткән вакытта балалар янына кунакка район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Полозов, балигъ­лык яшендә булмаучылар эшләре буенча начальник Вячеслав Баландин, “Форпост” һәм “Җиңү Волонтерлары” яшьләр хәрәкәте активистлары, экологлар үз программалары белән кунакка килделәр. 

Лагерь директоры Ирина Таһирова хис-кичерешләре белән уртак­лашты: “Әлеге сменадагы балалар бик әйбәт ял иттеләр дип саныйм. Районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов, администрация һәм мәгариф бүлеге тарафыннан моның өчен барлык шартлар тәкъдим ителде: корпуслар уңайлы, яңа ашханә заманча кухня техникасы белән җиһазландырылган, өстәмә белем бирү педагогларыннан, кадет интернат-мәктәбе аш пешерүчеләреннән һәм үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләреннән торган искиткеч коллектив оешты. Мәктәп укучыларының барысына да күңелле җәйге каникул телим”.

Балаларның үзләре белдерүенчә, лагерьдә ял итү аларга якты хис-кичерешләр бүләк иткән, һәрбер көн вакыйгалар һәм чаралар белән баетылган, биредә алар озак вакытка җитәрлек көч-куәт алганнар, яңа дуслар тапканнар.

“Өч атна ял бер мизгелдәй үтеп китте, миңа һәм минем дусларыма бик күңелле булды, – дип уртаклашты “Сер” отрядында ял итүче Виолетта, – “Акчарлак”тагы җәйне беркайчан да онытмыйм. Вожатыйлар һәм аш пешерүчеләребезгә зур рәхмәт”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев