Әкиятне чынбарлыкка әверелдерәләр
Тәтеш районында Льяш – Ямбакты автомобиль юлын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Биш чакрымнан артык юл участогын төзекләндерү эшләре узган ел башланып киткән иде, шулай да ул план буенча 2025 елда төгәлләнәчәк.
Без объектта булдык һәм хәзерге вакытта юлның никадәрле үзгәрүен үз күзләребез белән күрдек.
Льяшкә бара торган вак ак таш түшәлгән юлны без ерактан, Казанга бара торган трассадан ук күреп алдык.
Юл киңәйгән, әлбәттә, моннан тыш, аның кырыйлары буйлап су агу өчен улаклар-бордюрлар урнаштырганнар. Ак юл бөтен авыл буйлап уза һәм торак пункттан чыкканда диярлек борылышта тәмамлана. Юлның уң ягында вак таш өемнәре һәм ниндидер гаять зур төргәкләр ята.
Юл буйлап тегендә-монда буш һәм җир төягән үзбушаткычлар йөреп торды, ашыкмый гына юл тигезләү техникасы үтеп китте, бульдозер юл кырыйларын эттерде, ә экскаватор аска, су агу торбасы урнашкан урынга төште.
Юлда без подрядчы төзелеш оешмасының юл мастеры Хәйдәр Мирзакрамов белән аралаштык, ул юл төзелешендә 20 елдан күбрәк хезмәт куя.
– Без җир эшләре белән мәшгуль. Килгәч, башта юлны карадык, шоферлар: “Монда Америка таучыклары ич”, – дип көлештеләр. Эшләрне узган ел көз көне башлаган идек, юл өслеген тигезләдек, биредәге җирлек чокырлы шул. Быел эшне дәвам иттек: кайбер урыннарны күмеп тигезләдек, өч урында аеруча да түбән иде, кайбер урыннарда, киресенчә, җирне алдык. Юлның барлык участогы – 5 300 метр. Быел 4 300 метрны ясау билгеләнгән, тагын бер чакрым юл киләсе елга калачак. Быел авылда 900 метр асфальт юл салу планлаштырыла, башлангыч эшләр инде башкарылды, аннары ул Ямбактыга кадәр вак таш өслекле булачак. Юл тар иде, без аны киңәйттек. Хәзер вак таш түшәлгән юлның киңлеге – 8 метр, без әле аны җир запасы белән 9 – 10 метрга кадәр киңәйтәчәкбез. Юлның барлык озынлыгы буйлап су агу торбалары куела.
Шушы араларда безнең хезмәттәшләргә махсус юл техникасы – ресайклер киләчәк. Җир тыгызлансын өчен, комбайн известьне җир белән кушып болгатачак, һәм, шул рәвешле, юлның нигезе тагын да ныграк булачак, аннары инде юл кырыйларына өеп куелган вак таш түшәләчәк.
Бездә хәзерге вакытта өч экскаватор, 7 үзбушаткыч, ике тигезләү техникасы эшли. Ике бульдозер сөзәк җирләрне ясый, бер экскаватор су агу торбалары кую эшләрен башкара, аның озынлыгы – 32 метр. Без аны җир белән күмәбез һәм өемне җиде метр биеклеккә күтәрәбез. Без иртәнге сәгать алтыдан кичке алтыга кадәр ялларсыз эшлибез. Техниканы тулы куәтенә файдаланабыз, әгәр җимереклекләр булса, аларны тиз арада төзәтәбез. Бездә барлык хезмәткәрләр дә тәҗрибәлеләр, барысы да үзләренең җаваплылыкларын аңлыйлар, эшне вакытында башкарырга кирәклеген беләләр. Һава торышының әйбәт булуы да яхшы, – дип уртаклашты тәҗрибәле юлчы.
Юл төзелеше Ямбакты авылында яшәүчеләр өчен – зур шатлык, алар бу хакта безнең белән дә уртаклаштылар. Татьяна Тюлейманованың ире һәм улы Тәтештә эшли, хәзер аларга эшкә кадәр барасы уңайлырак булачак, югыйсә хатын-кыз үзе дә авылдан район үзәгендә яшәүче кызы һәм оныклары янына еш барып йөри.
Татьяна Масярованың ире Льяш авылында җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт куя, ул инде яңа юл өслегенең яхшы булуын бәяләп өлгергән.
Фельдшер Елена Левагина барыннан да бигрәк үз карамагындагылар турында уйлый:
– Хәзер ашыгыч медицина ярдәме машинасына да безгә кадәр килеп җитү җиңелрәк булачак, ул тизрәк киләчәк, авырган кешеләр өчен дә тигез юлдан бару уңайлырак, әлбәттә.
Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Тихонова әйтүенчә, юлны төзекләндерү мәсьәләсе күптән күтәрелгән булган, һәм ул проектның ниһаять гамәлгә ашу стадиясенә күчүенә әйтеп бетергесез шат.
– Бу бик әһәмиятле һәм бик күптәннән көтелгән вакыйга. Аны авылыбызда яшәүчеләр генә түгел, шулай ук күп сандагы якташлар да көтте, – дип билгеләп үтте ул. – Әлеге зур күләмле объектка гаять күп техника һәм белгечләр җәлеп ителде, алар әкиятне оста һәм көйле рәвештә чынбарлыкка әверелдерәләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев