Аккошлар Тәтеш районы сулыкларында кунак булды
Дуслар, бик матур яңалык бар.
(Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таңнары", Мәрзыя Юнысова фотосы). Зур Әтрәчнең “Уракчы кизләве” янындагы күлгә аккошлар килгәнлеген ишеттек. Аларның әлеге күлне үз итүе тарихта беренче тапкыр дисәк, арттыру булмастыр, мөгаен. Алар Байраштагы сулыкта да булганнар. Җирлек кешеләре төшергән видеоны без “ВКонтакте” социаль челтәрендәге үзебезнең гәҗит төркеменә дә куйдык. Аккошлар безнең район күлләрендә калырмы икән, дигән сорау да күңелгә тынгылык бирмәде. “Безнең яндагы күлгә аккошлар килде”, – дип хәбәр иткән иде Кызыл Тарханнан Дания Сәйфетдинова. Шатландык, әлбәттә. Хәзерге вакытта аларның кайдалыгы билгесез.
Кешеләрне, һөнәремне яратам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев