Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Актив яшәр өчен танып белү туризмы

Мәдәният һәм сәнгать эшлек­леләре, шәһәрдәге сәгатьләр һәм Сембер типографиясе язмышы турында сөйләү: ТРда Россия пенсио­нерлар Берлегенең Тәтеш бүлеге вәкилләре Ульяновскига ­экскурси­я­гә­ барды.

 (Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы) ). “Тәтеш таңнары” битләрендә без шәхси үрнәкләрендә “яшь – нибары сан” гыйбарәсен раслаучы өлкән буын кешеләре хакында еш язабыз. Алар спорт һәм иҗат белән шөгыльләнә, әдәби кичәләр оештыра һәм сәяхәт итә. 

“Өлкән кешеләрнең актив яшәү рәвеше “Өлкән буын университеты” дигән белем проекты аша тормышка аша, анда мәгърифәт һәм мәдәният өстенлекле юнәлеш булып тора. Актив рәвештә озак яшәү өчен акыл ягыннан үсү бик мөһим: зиһен эшләмәсә кеше артка хәрәкәт итә башлый. Танып белү туризмы әлеге планда үсешнең төп факторларының берсе булып тора”, – дип саный ТРда Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлек җитәкчесе Нина Новикова.  

Берләшмә вәкилләре өчен Ульяновскига экскурсия И. А. Гончаров исемендәге Өлкәнең туган як музееннан башланды, анда алар өч роман: “Текә яр”, “Обломов”, “Гадәти тарих” авторының тормышы һәм иҗаты турында белде.

Сембер шәһәрендәге сәгатьләр тарихы музее да килүчеләрне битараф калдырмады. Манара сәгате – шәһәрнең үзенчәлекле ядкаре. Аларның төрле тарихи чорларын яктырткан, манара сәгате механизмына бәйле экспозицияләр ике бинада урнашкан, алар шулай ук гамәлдәге экспонатлар булып тора.

“А. С. Пушкин. Тормыш һәм илһамият” күргәзмәсендәге аква­рель­ләр­дә, гравюраларда, литог­рафияләрдә, киндер тукымаларда ясалган матур күренешле рәсемнәр алдында тәтешлеләр Россиянең XIX гасырның беренче өчлеген күз алдыннан кичерде. Алар Мәскәүне, борынгы Псковны, Пушкинның яраткан рус утарларын, Патша Авылы һәм Петербургны үз күзләре белән күрде, шагыйрьнең беренче әдәби тәҗрибәсе кебек, шулай ук аның иҗади өлгергәнлек еллары да шуның белән бәйле.

Кунаклар Рериховскидагы рухи мәдәният үзәгендә, рәссам Николай Рерих һәм аның улы Святослав хезмәтеннән тыш, төрле эпохадагы портретчыларның әсәрләре белән таныштылар: алар иҗатындагы экспозицияләр хатын-кыз сурәтләренә багышланган иде.

“Без әйтеп бетергесез тирән тәэ­сирләр, файдалы һәм кызыклы мәгъ­лүматлар алдык. Безгә Гончаров исемендәге музейда язучының көнкүрешен, аның әйберләрен, кулъязмаларын күрсәттеләр. Шунысы игътибарга лаек, музей бинасы янында сәгатьләр белән манара бар. Аларны урнаштыру һәм тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү турында сөйләгәннәре аеруча ошады”, – дип уртаклашты Роза Чахирева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев