Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Акыллы малайлар, акыллы кызлар”

Тәтештәге “Әкият” балалар бакчасында шулай дип исемләнгән бәйге булып узды.

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары", Дания Хәлимова). Тәтештәге “Әкият” балалар бакчасында шулай дип исемләнгән бәйге булып узды.

Анда әзерлек төркеме сабыйлары үзләренең татар телен белүләрен күрсәттеләр. “Әлеге бәйгене ел саен оештырабыз, ул мавыктыргыч уеннар белән берләштереп үткәрелә. Быел да бик кызык­лы һәм күңелле узды. Кыскасы, балалар татар телен теләп өйрәнәләр, шуңа да бәйгедә төрле милләт сабыйлары катнаша һәм Варвара Скобелева, Кира Акатова, Глеб Железновның финалга чыгуы моның ачык мисалы булып тора, – дип уртаклашты бәйгене оештырган Әнүзә Абдрахманова. – Бер үк вакытта залдагылар белән биремнәр чишү алып барылды. Дөрес җавап биргән өчен сабыйлар “Татарча сөйләшәбез” тамгасы төшерелгән  кояш алды. Ульяна Баринова, Маша Янгельдина, Матвей Шмелев кояшны иң күп санда җыйдылар. Ә инде безнең тырыш кызчыгыбыз Варвара Скобелева җиңүче дип танылды”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев