Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алабирде авылында «Гаилә очрашулары» дип исемләнгән уен программасы уздырылды

Уен программасы Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган.

12 ноябрь Алабирде мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә очрашулары» дип исемләнгән уен программасы уздырылды. Алабирде авыл мәдәният йорты хәбәр бирә.

Чарага балалар белән авыл гаиләләре чакырылды. Биредә алар гаилә традицияләре, шулай ук «кайгырту», «үзара аңлашу», «ярдәм», «иминлек», «тугрылык» һәм «мәхәббәт» төшенчәләре турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар һәм музыкаль һәм бию конкурсларында катнаштылар.

Чара азагында гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр төзелде.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев