Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алабирдедә яшәүче Ландыш Гарифуллинаның хыялы тормышка ашкан

Аңа башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче әбисенең ничек итеп дәфтәрләр тикшерүен карап торуы балачактан ук ошый. Ул чакта кыз һәрбер биремнән соң "бишле" билгесе куелуын бик тә тели.

Ә инде Ландыш үзе уку­чы булгач, әлеге сан еш кына аның белем бәясенә әйләнә. Шулай ук дәрестән тыш чараларны оештыручы һәм сыйныф җитәкчесенең актив ярдәмчесе дә була.
Унъеллыкны "бик яхшы" билгеләренә тәмамлый. Педагогия институтына кереп, Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында башлангыч сыйныфларга белем бирә башлый.
Ландыш Ринат кызы Алабирде урта мәктәбе директоры булып эшләүче булачак ире Ваһап Юныс улы белән очрашуны үз тормышында бәхетле очрак дип саный. "Авыл кешеләре дә, иремнең гаиләсе дә, педагоглар коллективы да бик әйбәт каршыладылар", - дип искә ала мөгаллимә.
Ул егерме елдан күбрәк инде татар һәм рус телле укучыларга татар теленә мәхәббәт уятып туган телне өйрәтә.
"Бу фәнне өйрәнүе бер дә катлаулы түгел, чөнки безнең Ландыш Ринат кызы барсын да төшенерлек итеп аңлата. Безгә сыйныфташларыбыз белән аларның туган телләрендә аралашуы ошый", - диләр Никифоровкадан Алена Шебалова белән Ямбактыдан Альбина Щетникова.
Укытучының нәтиҗәле эш күрсәткечләре аның укучыларының татар теле буенча муниципаль һәм респуб­лика олимпиадаларында җиңүләре моның ачык мисалы. 80 проценттан күбрәге 4 һәм 5кә укый, ә татар әдәбияты буенча өлгереш йөз процент. Үзенең тормышка карашын педагог фәнгә булган мәхәббәт һәм янәшәдә булучыларга карата хөрмәт дип саный.
Татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнеп, Ландыш Ринат кызы балаларга аларны бары тик тәрҗемә итеп кенә калмыйча, ә геройларның хисләрен йөрәкләре аша үткәрә белергә дә тәкъдим итә. "Шул чакта гына укыганнарны аңларга һәм сөйләм матурлыгын бәяләргә мөмкин", - ди ул.
Балаларның иҗат белән шөгыльләнүләре дә мөгаллимәне сөендерә - Илнара Зәйнуллина һәм Әдилә Әхмәтшина шигырьләр язсалар, Гөлинә Гаязова - тылсымлы әкиятләр.
Бишенчеләрнең сыйныф җитәкчеләре буларак, ул үзе армый-талмый идея­ләр тәкъдим итә һәм зирәк остаз, игелекле дус булып, аларның инициативаларын хуплый. "Ландыш Ринат кызы - киң күңелле, гадел, һәрчак аңлый, киңәшен бирә һәм ярдәм итә, аңа иң яшерен сереңне дә ышанып чишәргә мөмкин", - диләр аның хакында укучылары.
Балалары Айгөл - Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (Казан авиация институты) студенты белән Шамилнең дә - хәрби училище курсанты, әйтергә кирәк, икесе дә - шашка буенча спорт мастерлыгына кандидатлар - шундый ук сүзләр әйтүләренә бер генә дә шикләнмим.
Үз эшенә тугры, Тәтеш җирендә тату, нык гаилә корып яшәүче һәм аңа булган яратуларын киләсе буыннарга тапшыручы Ландыш Гарифуллина кебек кешеләр белән очрашуы икеләтә күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев