Алар гомерләрен куркыныч астына куйганнар
Бүген Россиядә радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм бу аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Шул фаҗигале көннән алып 38 ел вакыт узган.
Тәтеш районда техноген катастрофаларны бетерүдә катнашучы 13 кеше (ЧАЭСта авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы 8 кеше, “Маяк” җитештерү берләшмәсендә авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы 1 кеше, аерым куркынычлылыктагы подразделениеләрдә катнашучы 4 кеше), ЧАЭСта һәм “Маяк” җитештерү берләшмәсендә аварияне бетерүдә катнашучыларның 8 тол хатыны, һәлакәт зонасыннан эвакуацияләнгән бер граждан һәм күченү зонасында даими рәвештә яшәүче бер кеше гомер итә.
Аларга истәлекле көнне район бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев