Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өстендә эшлиләр

Тәтеш районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре Чүпрәле районында узган “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыелышында булып кайттылар.

– Әлеге чарага рай­оны­бызның “Ак калфак” оешмасы бүлеге җитәкчесе Рима Сафиуллова белән берлектә без, Сөендек һәм Башчы авыллары аккалфаклары да бардык, – дип уртаклаштылар райондашлар. – Чүпрәле безне якты кояшлы иртәсе, ягымлы халкы белән елмаеп каршылады. Чүпрәле районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова тирә-юньнән җыелган барлык кунакларны җылы каршылап, төрле чараларда озатып йөрде. Бәйрәм чаралары һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Бу чарада без Чүпрәле халкының булдык­лы, талантлы икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык. Туган як музееның байлыгы һәркемне сок­ландырды. Чиккән намазлык, сөлгеләр күз явын алырлык иде. Без биредә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләреннән берсе – дисбе тезү серләренә дә өйрәнеп кайттык.
Музейда Рима Гомәр кы­зы­ның әнисе Сара апа Вәли­уллина истәлегенә ачыл­ган күр­гәзмәдәге әйбер­ләрне карау нур өстенә нур булды. Ишле авылын­да үз акчасына күпер төзет­кән Сара апа буын­нар бәй­ләнешен, рух бердәм­леген ныгыту үрнәге буларак олы хөрмәткә ия шәхес ­булып тора.
“Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән концерт прог­раммасы халкыбызның күркәм биюләре, матур җырлары белән үрелеп барды.
Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үзенең чыгышында әлеге чарага югары бәя бирде һәм халкыбызның йолаларын, телен саклап калу өстендә эшләгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде. 
Без бу чарадан күңе­лебезгә рухи азык, файдалы тәҗрибә алып, кайтыр юлга чыктык. Теләгебез бер: киләчәккә якты өмет­ләр белән алга карап яшәү һәм тырышып эшләү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев