Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алда бәхетле очрашулар күп булачак

Махсус хәрби операциядә катнашыр өчен өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган тәтешлеләр ике атналык ялга кайта.

(Тәтеш, 7 апрель, “Тәтеш таңнары”). Ватанны саклаучылар – үз­ләренең әтиләре, уллары, абыйлары, энеләре белән очрашуга якыннары һәм туганнары аерым бер хисләр кичереп әзерләнәләр, аларның күбесенең өйдә булмаганына ярты елдан артык бит инде.

Ир-егетләрнең кайберләре үзәк­ләштерелгән рәвештә, автобусларда кайта, бер өлеше шәхси транспорт­ны өстен күрә. 

Солдатларны без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева белән берлектә Буада каршы алабыз, ир-егетләрне алып кайта торган уңайлы автобуслар транзит белән әлеге шәһәр ­аркылы уза.   

Безнең белән бергә Николай Липкин да туганының кайтуын көтә. Һәм менә зарыгып көткән очрашу: ирләрчә нык итеп кул биреп күрешү һәм кочаклашу. Святослав, Александр һәм Валерий – саперлар. Алар төрле торак пунктлардан: Монастырскийдан, Федоровкадан, Иоководан. Йөзләрендә –арыганлык сизелә, тыйнак елмаю һәм безнең игътибардан уңайсызлану чагыла.  

Видеога берничә сүз әйтүләрен үтенәм. Кире какмыйлар, һәм барлык тәтешлеләргә, аларның кайтуын һәм Җиңүен көтеп торучыларга сәлам юллыйлар. 

–     Гуманитар ярдәм өчен рәхмәт, барысын да алдык, – диләр бертавыштан ир-егетләр һәм өйләренә ашыгалар.  
Тәтештә яшәүче Хисамовлар гаиләсендә дә бәйрәм. Рамилне туганнары һәм күршеләре каршы ала. 

–     Энемнең ялга кайтырга җые­нуын без белмәдек тә. Ул безгә күңелле сюрприз ясарга теләгән. Ләкин көллияттән шалтыраттылар, очрашуга әзерләнүдә үзләреннән ярдәм тәкъдим иттеләр. Ә без инде өйләрне дә, йортның тирә-ягын да җыештырган идек: Рамил кайтуын алдан сизеп куйгандай, – ди солдатның апасы Алсу Гыйләҗева. – Әлбәттә инде, пирог­лар пешердек, күп итеп тәмле ризыклар әзерләдек. Кызым Әминә плакат ясады, без аны керү юлындагы ишеккә элдек.     

Рамил – разведчик, Тәтештәге кадет мәктәп-интернатын тә­мамлаган. Октябрь аенда ук ин­де, Казанга хәрби күнекмәләр узарга җибәргән көнне ул безгә мобилизациягә тыныч каравын, качып йөрмәвен, якын кешеләрен һәм туганнарын саклауны үзенең бурычы дип санавын әйткән иде. Ярты елдан соң да солдат үз фикерен үзгәртмәгән. 

–     Ялга кайту тойгылары – бик шатлыклы, әлбәттә. Ике атна ял итәм дә сугышчан иптәшләрем янына китәм, – дип билгеләп үтә Рамил. 

Мобилизацияләнгән ир-егет­ләребез ялга кайтуын дәвам итә, димәк, алда бәхетле очрашулар күп булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мобилизация тетюши