Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Алда солдат хезмәте көтә

    Район мәдәният йортында Призывниклар көненә багышланган тантаналы чара булып узды.

    - Россия Армиясе сафларына кушылып, сез Ватан сакчылары буласыз. Илебезнең саклану сәләте, Россия халкының иминлеге һәм тыныч тормышы сезнең хәрби вазифаларыгызга ничек каравыгызга, сугыш фәнен ничек үзләштерүегезгә бәйле, - дип мөрәҗәгать итте булачак солдатларга район башлыгы урынбасары Илдар Фәткуллов. - Ватанпәрвәрлек, дисцип­лина, килеп туган теләсә нинди хәлләрдән чыга белү осталыгы сезнең киләчәк тормышыгызның нигезен тәшкил итәргә тиеш.

    Тәтешлеләр, кайда гына хезмәт итсәләр дә, һәрвакыт мактаулылар. Хәрби частьләрдән ата-­аналарга һәм район хакимиятенә килгән рәхмәт хатлары шуны раслыйлар. "Туган илне намус белән саклап, сез үз артыгызда тулы бер дәүләтнең имин булуы белән горурланыгыз. Исегездә тотыгыз, иртәгәге көн - сезнең иңнәрдә", - дип тәмамлады үзенең чыгышын Илдар Роберт улы.

    Бу көнне сәхнәдән призывниклар өчен үгет-нәсихәт сүзләре генә түгел, ә күңел кылларын тибрәндерерлек матур җырлар да яңгырады.

    "Без якташларыбыз белән горурланабыз, алар арасында сигез Советлар Союзы Герое, Дан орденнарының тулы биш кавалеры бар, - дип үзенең чыгышын башлады ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин. - Тәтешлеләр тыныч тормышта да сугышчан бүләкләргә лаек булдылар. Алар Юрий Савин, Александр Хазов, Алексей Шумилов һәм башкалар".

    - Бүген сезгә барсы да, Ватанның лаеклы сакчылары буларак, аерым ышаныч һәм горурлык белән карыйлар, - дип дәвам итте Фәнис Гарифуллин, - сезне өйдә көтүләрен һәрвакыт исегездә тотыгыз. Армия - ул дисциплина, контроль, командирга буйсыну.

    Призывникларның әниләре исеменнән Анна Кавина, ул улы Павелны армиягә озата, чыгыш ясады: "Сезнең тормышыгызда мөһим чор башлана, бер ел кызыклы һәм файдалы хезмәт, ә без, әниләр өчен - 365 көн түземсезләнеп көтү".

    Хәзерге вакытта районыбыздан йөзгә якын егет Россиянең төрле хәрби частьләрендә һәм аннан читтә хезмәт итәләр.

    Язгы чакырылышта безнең районнан армиягә 40ка якын егет китәргә тиеш.

    Армиядә хезмәт итү дәрәҗәле. Югары уку йортларына кергәндә, һөнәри имтиханнар бирүгә бушлай әзерләнү буенча өстәмә хокук бирелә. Моның өчен спорт һәм фәнни роталар оештырыла.

    Фәнис Гарифуллин әйтүенчә, хәрби хезмәттән нигезле сәбәпсез калган гражданнар, 27 яшендә хәрби билет урынына солдатта булмаган дигән билге белән белешмә биреләчәк. Армиядән читләшүчеләр, әлбәттә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә урнаша алмаячаклар. Әмма бу егетләрнең башкача булачак. Бер елдан алар олыгаеп, чыныгып кайтачаклар. Без погонлы кешеләр белән горурланабыз, чөнки илебезнең тыныч күге - аларның хезмәт нәтиҗәләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: