Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдакчылар ятьмәсенә эләгүдән сакланыгыз

Безнең гәҗит һәм социаль челтәрләр аркылы берөзлексез кисәтеп торуга, хокук саклау органнарының аңлату эшләре алып баруына да карамастан, районыбызда яшәүчеләр алдакчылар хәйләсенә эләгүләрен дәвам итәләр.

(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш танңары"). Тәтеш районы прокуратурасы алдакчылар тарафыннан аеруча да кулланыла торган түбәндәге алымнар ышанучан шәһәрлеләргә һәм авыл кешеләренә кагыла дип белдерәләр:
–  Явыз ниятле кешеләр гражданнарга банк хезмәткәре булып шалтыратып, аларга исеме, әтисенең исеме белән эндәшеп, янәсе дә акчаларын тиешсез рәвештә алырга теләүчеләрдән яки кредит рәсмиләштерүчеләрдән саклап калу өчен банк карталарының (номер, CVC (CVV), ПИН-кодлар һәм башкаларны) хәбәр итүләрен үтенәләр. Алар шәхси мәгълүматларны файдаланып, банк клиентының шәхси кабинетына ерактан торып керә алу мөмкинлеген алалар, карта хуҗасыннан башка гына акча күчерүне тормышка ашыралар. Моның белән беррәттән, кагыйдә буларак, җинаятьчеләр телефон номерларын алыштырып кую программасын файдаланалар, шунлыктан шалтыратучының номеры клиентка банк номеры буларак күренә. Алдануга дучар булган гражданнар акчаларын еш кына җинаятьчеләр әйткән счетка үзләре күчерәләр.
–   Җинаятьчеләрнең реклама сервисларын файдалануы белән  урлашулар киң таралды. Алдакчылар гражданинны товар сатып алырга яки сатарга дип ялгыш фикергә этәреп, телефоннан сөйләшкән вакытта зыян күрүченең банк картасы реквизитларын беләләр, шуның ярдәмендә  аннары законлы хуҗасыннан башка гына счеттан акчасын алалар. Ялган сатучылар кайбер очракларда акчаны үзләштерү өчен күрсәтелгән сылтама буенча күчәргә тәкъдим итәләр, шуннан соң әлеге зат түләнгән товарны җибәрми һәм элемтәгә дә чыкмый.
–   Җинаятьчеләр түбәндәге СМС-хәбәрләрне күпләп җибәрәләр: “Сезнең карта блокировкаланган. ­Блокировканы алу өчен ... номеры буенча шалтыратырга кирәк”. Гражданнарның күпчелеге килгән хәбәрне тикшерү өчен якындагы үзләренең банк офисына тиз арада мөрәҗәгать итәсе яки клиентларга ярдәм итү хезмәтенә шалтыратасы урынга, СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерга шалтыраталар һәм сөйләшү барышында алдакчыларга банк реквизитлары, шул исәптән ПИН-код турындагы мәгълүматларны тапшыралар, шуннан соң законсыз рәвештә акчаны алу гамәле башкарыла. Еш кына гражданнар үзләре дә акчаларын, янәсе дә аларны сак­лап калу өчен, җинаятьчеләр тарафыннан күрсәтелгән “саклану” счетына күчерәләр. Чынлыкта исә, алар акчаны законлы хуҗасыннан алалар, һәм милекче аңа керә алмый.
–  Кешеләрдән акча урлашу гамәле шулай ук берәр нәрсә оту турындагы СМС-хәбәр җибәрү юлы белән дә башкарыла, янәсе дә аны алу өчен күрсәтелгән абонент номерына акча күчерергә кирәк.
– Шундый очраклар да киң таралган, җинаятьчеләр үзләрен зыян күрүченең туганнары яки танышлары буларак әйтеп, бәлагә юлыгуларын һәм ашыгыч рәвештә үзләренә акча җибәрүләрен үтенәләр.
– Җинаятьчеләр электрон почтаны, социаль челтәрләрдәге аккаунтны “җимерәләр”, шуннан соң әлеге кеше исеменнән аның контакт­тагы дусларына, гражданнарга акча биреп тору турындагы үтенечне язалар, нәтиҗәдә акча алдакчылар счетына китә.
–  Интернет-кибет аркылы ташламалы бәядән “тылсым-приборлар”, техникалар, препаратлар һәм дарулар, товарлар һәм хезмәтләрне алдашып сату еш очрак булып калуын дәвам итә, чынлыкта исә алар югары бәядән булып чыга. Зыян күрүчеләр кайчак­ларда күрсәтелгән сыйфаты түбән булган товарларны ала яки алар бөтенләй дә килми.
–  Күрәзәчелек хезмәте күрсәткән өчен алдакчыларга зур суммада акча күчерү фактлары бар. Алдашуга дучар ителгән зыян күрүчеләр акчаларын җинаятьчеләргә “бозымны алган өчен”, “язмышны алдан әйткән өчен” күчерәләр.
–   Җинаять җаваплылыгына тартылганда яки товар китерүдә һәм хезмәтләр күрсәтүдә намуссыз гамәлләр башкарылуы нәтиҗәсендә кешеләрнең хокукларын яклау буенча хезмәтләрне мәҗбүриләп тагу очраклары ачык­ланды. Алар зыян килгән гражданнарга үзләрен ярдәм күрсәтүче дәүләт органнарының яки оешмаларының хезмәткәрләре буларак күрсәтеп, ялган хәйләләр белән (адвокат хезмәтенә түләү, дәгъва гаризасы тутыру, зыянны компенсацияләү счетына акча күчергән өчен ко­миссия, гамәлдә булмаган салым), чынлыкта исә бу эшләр башкарылмый, акча күчерергә таләп итәләр.
Банк карталарын югалту ихтималын мөмкин кадәр киметер һәм аны саклап калу өчен һәркемгә дә уяу һәм сак булырга кирәк.  
–  Чит-ят кешеләргә карта мәгълүматларын, СМС-хәбәр белән җибәрелгән шәхси мәгълүматларны һәм кодларны хәбәр итәргә; онлайн-банкинг аркылы банк картасына керүне рөхсәт итәргә һич кенә дә ярамый. Теләсә нинди шикле хәлләрдә, картаны биргән банкка, картаның икенче ягында күрсәтелгән номер буенча, алдакчылар буларак шалтыраткан затлар исеменнән, яки үзегезгә яңадан шалтыратырга кирәк. Бүләк оту яки компенсация алу кебек шикле хәбәрләргә кызыкмау һәм моңа акча күчермәү, шулай ук акчаны бары тик товарны алганнан соң гына күчерү, шикле хезмәтләрдән файдаланмау зарур, – дип аңлаталар Тәтеш прокуратурасы  хезмәткәрләре. Әгәр сез алдакчылар гамәленнән зыян күргән булсагыз, кичекмәстән банкка шалтыратыгыз һәм картагызны блокировкалагыз, полициягә гариза языгыз. Әгәр алдакчылык гамәлләре башкарыла яки башкарылган икән, теләсә нинди очракта да Россия ЭЭМның Тәтеш районы бүлегенә җинаять турындагы гариза белән шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X