Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдакчылар йоклап ятмый

Тәтешлеләр безнең кисәтүләр белдерелгән басмаларны бастырып торуыбызга да карамастан, алдакчылар ятьмәсенә эләгүне дәвам итәләр һәм үзләренең көч түгеп җыйган акчаларыннан берни уйламыйча да мәхрүм калалар.

(Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Җинаятьчеләр тәтешлеләрне алдауны дәвам итә

“Уздырылган ­профилактикага, “Тәтеш таңнары”нда һәм социаль челтәрләрдә бу хактагы язмаларны бас­тырып торуларга, банкоматлар янына, җәмәгать урыннарына белешмәлекләр ябыштыруга да карамастан, алдакчылар гамәленнән зыян күрүчеләрнең берсе генә дә, хәтта алдакчыларның төрле счетларына акча күчерүне тормышка ашырганда да килешүләрнең дөреслегенә шикләнмиләр”, – дип билгеләп үтә ­Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы полиция бүлеге начальнигы Айрат Әхмәдуллин. Бары тик соңгы айда гына да алдакчылар кармагына районыбызның 8 кешесе килеп капкан. Барлык очраклар буенча җинаять эше кузгатылган, оператив эшләр үткәрелә. 
Шулай итеп, Монастырский авылында яшәүче берәү алдакчылар счетына 27 мең сум күчергән, ә 55 яшьлек тәтешле – 250 мең сум.

Сентябрь ахырында тәтешле ханымны билгесез кеше ялгыш фикергә этәргән:  ул үзен банк хезмәткәре буларак таныштырып, аның картасыннан тиешсез дәрәҗәдә акча алынуын хәбәр иткән һәм үзенең ике картасының номерын, саклау кодын һәм паролен әйтүен үтенгән, яшь хатын-кыз шулай эшләгән дә, нәтиҗәдә 100 мең сум акчасыннан колак каккан.
Алдакчылар 23 яшьлек тәтешлене алдалап, аңа 120 мең сумга кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәр, нәтиҗәдә ул аны алдакчылар картасына күчергән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев