Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдынгылык өчен ярыштылар

Тәтешлеләр кабат беренче булды.

Тәтеш РЭЧ өйрәнү-күнегүләр полигоны базасында "Буа электр челтәрләре" филиалының сигез районның электр челтәре вәкилләре арасында "Бүлгеч челтәрләре электр монтерларының иң яхшы бригадасы" исеме өчен зона ярышлары узды.
Ул хезмәткәрләрне бәяләү һәм квалификацияләрен камилләштерү, сыйфатны үстерү, хезмәт куркынычсызлыгы һәм, әлбәттә, тәҗрибә алмашу өчен үткәрелә.
Райбашкарма комитет җи­тәкчесе Аркадий Семенычев тантаналы ачуда катнашучыларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, һәркемгә дә уңышлар һәм бик яхшы итеп, көйле эшләүләрен теләде.
Ике көн дәвамында катнашучылар үзләренең белемнәрен, электр техникасы җайланмаларын файдалану осталыкларын, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәмен, янгын сүндерү һәм башкаларны күрсәттеләр.
"Һәрбер технология этабында энергетикларның чынбарлыкка якын 0,4 кВ көчәнеше астында эшләү шарты ярышның үзенчәлеге булып тора", - дип уртаклашты Тәтеш РЭЧ начальнигы Виктор Демагин.
Быел безнең команда составында үзгәрешләр булды: Евгений Петряков, Александр Сидоров та шушындый ярышларның тәҗрибәле катнашучысы Иван Коробов белән көчләрен сынап карады.
Тәтешлеләр үз коллективларына тап төшермәскә тырыштылар, барлык биремнәрне җитди эзлеклелек һәм иң югары төгәллек белән башкарырга омтылдылар. Башка районнарны тәкъдим итүчеләр дә көрәшчеләрчә әзерлекле иде, чөнки "Иң яхшы бригада" исеме белән энергетиклар аеруча да горурлана.
Һәрбер командага 8 этап узарга ки­рәк булды, күбесенә нибары 90шар минут бирелә. Һәр этап хөкемдарлар тарафыннан төрле хезмәтләр буенча бәяләнде. Аерым игътибар - кур­кынычсызлык техникасын һәм хезмәт саклау мәсьәләләрен үтәү. Әлеге биремнәр белән энергетик­лар үзләренең эш урыннарында көн саен очраша. Әмма гадәтилек - бер хәл, ә кырыс жюри әгъзалары карашы астында этапларны узу - башка.
"Көндәшләр барлык технологик операцияләрне белеп башкара, әлегә шелтә юк", - диде бинага өч фаза кер­түне алыштыру этабы судьясы, Югары Осланнан Вячеслав Алифанов.
Тәтешкә беренче тапкыр Казаннан студент-энергетиклар килде. Кунак­лар өчен экскурсия уздырылды, бу вакытта егетләрнең объектларны һәм өйрәнү-күнегү полигоны җайланмаларын күрү генә түгел, шулай ук ярыш этаплары барганда профессионалларның эшләрен карау мөмкинлекләре дә булды. "Ул безнең белгечлек, югары уку йортын тәмамлагач, шуның белән шөгыльләнәчәкбез, - дип уртаклаштылар алар. - Тәҗрибә туплыйбыз, барысы да ничек үткәнлеген карыйбыз".
Җанатарлар да үз хезмәттәшләренең хәрәкәтләре артыннан игътибар белән күзәтте. 28 еллык эш стажы булган энергетик Валерий Кузин ярышларда биш тапкыр катнашкан, ә үткән елны һөнәри осталык буенча республика бәйгесендә иң яхшы диспетчер булган. "Лаеклы алмаш килә, егетләр өметле, сынатмаслар", - диде ул ышанычлы итеп.
Һәм, чынлап та, сынатмадылар. Тәтешлеләр Мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелде, буа­лылар икенчелекне алды, ә бронза Свияжск РЭЧ вәкилләренә насыйп булды.
Безнең команданы тәкъдим иткән электр монтерлары Иван Коробов, диспетчер Александр Сидоров һәм контролер Светлана Макарова ярышларда иң яхшы нәтиҗәләре өчен Мактау грамоталары белән бү­ләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев