Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдынгылар билгеләнде

Тәтеш районының өстәмә белем бирү үзәгендә узган чарада балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерларының “XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗә ясадылар.

(Тәтеш, 19 октябрь, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова, Елена Куранова фотосы).
Бәйгедә катнашкан мәктәп укучылары барлык уку елы дәвамында балалар берләшмәләре эшендә актив катнашалар һәм төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән мөстәкыйль рәвештә чаралар үткәрәләр. Быел районның 5 белем бирү оешмасыннан биш бәйгече бар иде.

Балалар үзләрен бәйгенең берничә сынавы: “Үз-үзеңне тәкъдим итү”, “Минем лидерлык тәҗрибәм”, “Үзеңнең иҗтимагый берләшмәне тәкъдим итү-күргәзмә”, “Постер”, “Лидер нәрсә турында хыяллана?”, “Заманча мәктәп укучысын минем күзаллавым” буенча күрсәтте.

Бәйге сынаулары нәтиҗәләре буенча Сабина Вәлиәхмәтова (Тәтештәге 1нче мәктәп) 1нче урынны яулады; Анастасия Сарварова (Килдеш мәктәбе) – 2нче урында; Виктория Пелькина (Олы Тархан мәктәбе) – 3нче урында. Сабина Вәлиәхмәтова Тәтеш районын бәйгенең республика этабында тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев