Алимент түләмәгән өчен хөкем ителгәннәр
Алимент түләмиләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар, урлашалар: әлеге һәм башка җинаятьләр кылган өчен хөкем ителгән җирлек кешеләре турында Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре хәбәр итә.
Суд Тәтеш районында яшәүче 36 яшьлек хатын-кызны җитди сәбәпләре булмаган килеш суд карарын бозуда, балигълык яшенә җитмәгән балаларын тәрбияләү өчен акча түләмәүдә гаепле дип таныган.
– Судта ачыкланганча, хөкем ителүче хатын-кыз 2024 елның 11 гыйнварыннан 13 июненә кадәрге вакытларда җитди сәбәпләрсез балигълык яшенә җитмәгән алты баласына алимент түләмәгән, шуның нәтиҗәсендә 1 555 145 сум 54 тиен әҗәте җыелган. Моннан тыш, хөкем ителүче шушы ук вакытларда тагын балигъ булмаган өч баласына җитди сәбәпләрсез алимент түләмәгән, шуның нәтиҗәсендә 226 414 сум 76 тиен бурычы җыелган, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде. Кылган гамәлнең җәмгыятькә куркынычлылык дәрәҗәсен, гаепләнүченең шәхесен исәпкә алып, суд аны ике гамәле буенча хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән 9 айлык төзәтү эшләре рәвешендәге җәзага хөкем итте.
Кырык өч яшьлек җирлек кешесе дә алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән.
Суд аны балигълык яшенә җитмәгән балаларын тәрбияләү өчен нигезле сәбәпләре булмаган килеш берничә тапкыр акча түләмәүдә гаепле дип таныган.
–Судта ачыкланганча, гаепләнүче 2024 елның 4 февраленнән 25 июленә кадәрге вакытларда җитди сәбәпләрсез балигълык яшенә җитмәгән балаларына алимент түләмәгән, шуның нәтиҗәсендә 667 710 сум 22 тиен әҗәте барлыкка килгән, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен таныды, кылган гамәле өчен үкенүен белдерде.
Кылган гамәлнең җәмгыятькә куркынычлылык дәрәҗәсен, гаепләнүченең шәхесен исәпкә алып, суд аны ике кылган гамәле буенча хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән 9 айлык төзәтү эшләре рәвешендәге җәзага хөкем итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев