Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алкогольгә – контроль

Россиядә алкогольле продукцияләр әйләнешенең яңа кагыйдәлә­ре 2016 елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Яңалык мәгълүматларны БДАМС (бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы) ярдәмендә исәпкә алу бурычын күздә тота, бу контроль органнарына алкогольнең законсыз әйләнеше фактларын ачарга һәм тиеш­ле чаралар күрергә булышлык итәчәк. Шулай итеп, сыйфатсыз аракы һәм суррогат алкогольне товар әйләнешеннән алырга уйлыйлар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, алкогольле һәм спиртлы продукцияләр базарында тәртип урнаштырылырга тиеш. Бүгенге көндә алкогольле продукцияләрнең шактый өлеше яшерен сатыла, дип билгеләп үтте ул. 2014 елда республикада 321 литр легаль булмаган аракы алынган, нигездә - Казахстанда җитештерелгән.
Алкоголь базарының күмәртәләп һәм ваклап сату тармагын БДАМС­ка тоташтыру налог түләнми торган продукцияләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу алкоголь базарын тотрыкландыруда төп чараларының берсе.
Исәпкә алуның яңа системасы ике этапта кертеләчәк: 2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь һәм сыралы эчемлекләрнең барлык сатып алу операцияләре теркәләчәк, 1 июльдән сәүдә эшенең бөтен операцияләре һәм алкоголь сату буенча да системада тормышка ашырылачак. Легаль булмаган продукция кассада аерылачак. Рес­публикада БДАМС системасын алкоголь сатучы сәүдә оешмалары эшчәнлегенә кертүне тизләтү бурычы куелды. Яңа сис­теманы 20 декабрьгә кадәр кертергә кирәк, дип басым ясады ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, ә яңа елның беренче көненнән үк БДАМСта эшли башларга, әгәр барсы да әзер булса, шунда ук кушылырга мөмкин.
Барсына да монарга буйсыныр­га туры киләчәк, чөнки Федераль закон таләпләре нигезендә бу эшне тоткарлау лицензиядән мәхрүм калу белән яный. Әлеге системаның тормышка ашырылуына хөкүмәт, муниципалитетлар җитәкчелеге, кызыксынучан структуралар контрольлек итәчәк. Сүз продукциягә бәяләрне күтәрү турында бармый, дип ышандырдылар Рес­публика Министрлар Кабине­тында.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсен үтәп, Тәтеш районында БДАМС кертү һәм "Юл картасы" эшләү мәсьәләләре буенча эшче төркем булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X