Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алло, наркоконтроль тыңлый!

Наркоманияне профилактикалау дәүләтнең өстенлекле бурычы санала һәм барлык кызыксынучан министрлыклар һәм ведомстволарның көчләрен туплауны таләп итә. Соңгы елларда героин һәм дезоморфин кулланудан яңа төр психоактив матдәләргә, спайслар һәм тарта торган катнашмаларга күчү чаң сугарга мәҗбүр итә. Чөнки аларны еш кулланучылар үсмерләр саналалар.

Яңа төр психоактив матдәләр куллануның җитди бәйлелеккә китерүе инде бүген исбатланган. Синтетик матдәләр авыр психозлар, шизофрения, мания китереп чыгарырга сәләтле. Берничә ай эчендә кешенең хәле тулысынча начарлана. Наркоҗинаятьчелекнең оештырылган формаларын ачыклау һәм юк итү, наркотиклар сатуны киметү - наркоконтроль органнарының мөһим бурычы. Гражданнар һәм наркополицейскиларның үзара бердәм эшчәнлеге генә наркотикларга каршы көрәшне яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, вакытында кергән шалтыратулар нәтиҗәсендә, наркоконтроль хезмәткәрләре наркопритоннар хуҗаларын тоткарлыйлар, зур күләмдә наркотик матдәләрне кулга төшерәләр.

Әгәр Сез наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр турындагы мәгълүматларны белсәгез, әгәр сорауларыгыз яки ярдәм турында үтенечләрегез булса, "ышаныч телефоннары" буенча шалтыратыгыз: 8(84371)5-55-00 (наркоконтрольнең Яшел Үзән районара бүлеге); 8(843)274-30-30 һәм 273-43-45 (Татарстан наркоконтроль Идарәсе). Хәбәр яшерен булырга да мөмкин.

Аны Идарәнең Интернет-кабул итү ведомтсво сайтында да калдырырга була: http://ufskn.tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев