Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Альцгеймер авыруы турында ел саен уза торган Бөтендөнья хәбәрдарлык ае башланды.

Бу авыру хакында, аның котылгысызлыгы курку хисе барлыкка китерүен һәркем ишеткәне бардыр. 

(Тәтеш, 1 сентябрь, "Тәтеш таннары"). 

– Альцгеймер авыруы – өлкәнәю ягындагы яки картлык яшендәге кешеләрдә барлыкка килергә мөмкин булган катлаулы чир. Ул акрын һәм сизелми генә башлануы белән аерылып тора. Авыруларда кирәгеннән артык борчылу һәм төшенкелеккә бирелү халәте күзәтелә, фикерләү сәләте бозыла, андыйлар берничә тапкыр бер үк сорауны бирәләр, вакытлар узу белән кешеләрне танымый башлыйлар, – дип сөйли Олы Тархан участок хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Дания Фәткуллина. – Чирнең төп билгеләре – хәтерсезлек, игътибар булмау, йокысызлык, ярсучанлык, юнәлешне оныту, сөйләм сәләтен, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен югалту. Авыруның бик күптәнге вакытлардагы хатирәләре яңара, ә тирә-юньдәгеләрне шул чактагы кешеләр дип белә.
Альцгеймер авыруы, күпчелек очракта, нәселдән килә һәм кире халәткә кайту мөмкинлеген калдырмау сыйфатына ия, тик шулай да, тикшеренүләр күрсәткәнчә, тормыш рәвешен үзгәрткән очракта, әлеге чирнең көчәю куркынычын киметергә мөмкин. Альцгеймер авыруын профилактикалаганда физик активлык мөһим, ул өлкән яшьтәге кешеләргә стресс дәрәҗәсен киметергә һәм йокысызлык проблемаларын булдырмаска ярдәм итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр атнасына кимендә 2,5 сәгать күнегүләр ясарга тиеш. Шул ук вакытта һәр дәрес 10 минуттан да ким булмау мөһим. Спорт белән сәламәтлек торышына карап шөгыльләнү, үз табибың белән киңәшләшү зарур. Башлангыч өчен җәяү йөрү яки суда йөзү дә җитеп тора.
Туклану төрләнешен дә баш мие өчен файдалы итеп төзергә кирәк. Яшелчә, чикләвек, фасоль, бөртекле культуралар (бодай, карабодай), балык, күркә, зәйтүн мае организмга яхшы тәэсир итә. Кызыл ит, камыр һәм баллы ризыклар (шикәр), маргарин, майлы сыр, кыздырылган ризыкларны куллануны чикләргә кирәк. Чиста суны тиешле күләмдә эчү зарур. Тәмәке тартуны һәм алкоголь куллануны бөтенләй туктатырга киңәш ителә.
Баш миенең актив эшчәнлеген булдырырга һәм тәэсирләнү кискенлеген сакларга, яңа күнекмәләр һәм белемнәрне үзләштерергә кирәк. Үзегезнең баш миен эшләтегез. Шахмат уйнарга өйрәнегез, рәсем ясагыз, музыка, кул эшләре белән шөгыльләнегез, чит телне өйрәнегез, шигырьләр ятлагыз.

Танышларыгыз белән аралашыгыз, якыннарыгызны ешрак чакырыгыз һәм кунакка барыгыз. Төнлә кимендә 7-8 сәгать йоклагыз. Киеренкелек китереп чыгара торган хәлләрдән читтәрәк булыгыз, тыныч булырга тырышыгыз. Кан басымыгызны даими тикшереп торыгыз.
Үзегезнең яшәү рәвешен үзгәртеп, сез Альц­геймер авыруының көчәю куркынычын шактый киметәчәксез!
Сәламәт булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев