Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алты айга колониягә җибәрелгән

Тәтеш районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 41 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

(Тәтеш, 26 октябрь, “Тәтеш таңнары”) Суд аны РФ Җинаять кодексының 314.1нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаеп­ле дип таныган. Ир-атка 2019 елның октябрендә төзәтү колониясеннән азат ителгән вакытта исәпкә басу өчен эчке эшләр органнарына килмәгәнгә җаваплылык каралганлыгы аңлатылган, әлеге күрсәтмә имза куелган белән тапшырылган, анда аңа карата күзәтчелек билгеләнүе, аның чикләүләре, яшәү урыны буенча килү төрендәге йөкләмәләр, эчке эшләр органнары бүлегендә административ исәпкә куелу турындагы мәгълүматлар яктыртылган. Шулай да ир-ат, җинаять кылган өчен җәза үтү вакытын үтәү буенча иректән мәхрүм итү урыныннан азат ителгәннән соң, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә профилактик исәпкә бернинди сәбәпсез басмаганы, респуб­лика чигеннән ары чыкканы өчен федераль эзләүгә игълан ителгән һәм Мәскәүдә тоткарланган. Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таныган. Суд аңа кырыс тәртиптәге төзәтү колониясендә җәза үтү белән 6 айга ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза билгеләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев